Паспорт белешмәләрен һәм финанс белешмәләрен: карта һәм аның хуҗасы белешмәләрен, картаның арткы ягындагы өч урынлы кодны яки СМС-кодны беркемгә дә һәм беркайчан да хәбәр итмәгез. Банклар һәм дәүләт структуралары хезмәткәрләре беркайчан да мондый мәгълүмат сорамый. Аны социаль челтәрләрдә, форумнарда һәм интернеттагы нинди дә булса сайтларда бастырмагыз, шулай ук карта һәм PIN-код мәгълүматларын компьютерда яки смартфонда сакламагыз.
Әгәр билгесез номердан шикле тәкъдим белән Үзәк банк, хокук саклау органнары, дәүләт оешмасы яки банк хезмәткәре шалтыратса (мәсәлән, сезнең исемнән кредит яки шикле операция ясау омтылышы, кертем буенча югары керем вәгъдә итү, акчаларны Үзәк Банкның махсус счетына күчерү тәкъдиме һәм башка шундыйлар) яки телефон буенча куркыталар һәм финанслар белән тиз эшләүне таләп итәләр икән, трубканы куегыз. Әгәр сезгә мошенник шалтырата дип шикләнәсез икән, картаның икенче ягында яки аның сайтында күрсәтелгән телефон номеры буенча банкка шалтыратыгыз, яки шалтыратучы хезмәткәре булган ведомствоның контакт-үзәгенә шалтыратыгыз.
Әгәр сезгә Үзәк банктан акча күчерүне сорап яки таләп итеп, шул исәптән «якланган» яки «махсус» счетка, яки кредит рәсмиләштерү турында тәкъдим белән шалтыратсалар, счет буенча нинди дә булса гамәлләр кылмагыз. Россия Банкы счет ачмый һәм гражданнар белән эшләми.
Мөмкин булганча антивирусны барлык җайланмаларга урнаштырыгыз һәм аны яңартыгыз.