10 һәм 17 апрельдә Татарстан Республикасының барлык салым органнарында «Ачык ишекләр көннәре» акциясе узачак. Бу көннәрдә салым инспекцияләре озайтылган режимда 9:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.
Акция кысаларында
• 3-НДФЛ декларациясен кемгә һәм нинди срокларда тапшырырга кирәклеге турында консультация алырга
• салым тотып калулары турында белергә
• 3-НДФЛ декларациясен тапшырырга
• * керемнәрне декларацияләүнең барлык нечкәлекләрен ачыкларга
• онлайн-сервислардан файдаланырга өйрәнергә мөмкин.
Салым хезмәте хезмәткәрләре «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» һәм башка файдалы онлайн-сервислар мөмкинлекләре турында сөйләячәк, алар салым мәсьәләләрен мөстәкыйль хәл итәргә ярдәм итәчәк.