Кимерүчеләр йоктыра торган куркыныч авырудан үзеңне ничек сакларга.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте шуны искәртә: бөер синдромлы геморрагик бизгәк – хантавируслар китереп чыгара торган кискен йогышлы авыру. Бу-еш кына авыр клиник йогышы булган табигый-чыганак инфекциясе.
Татарстанда кешеләр күбесенчә кыр тычканнарыннан зарарланалар, калган очракларда – башка төрле тычканнардан һәм кыр тычканнарының башка төрләреннән. Кызгылт сары кыр тычканы гомерлеккә вирус йөртүче булып тора һәм үзенең бүлендекләре белән әйләнә-тирә предметларны вирус белән актив зарарландыра.
Кешене йогышлау юлы-һава-тузан юлы, кимерүчеләрнең бүлендекләре булган бинаны җыештыру, урман кисү, учак өчен чүп-чар җыю, печән белән эшләү. Зарарлану очракларының күп өлеше урманга йөргәндә, гөмбәләр, җиләк-җимеш, яфраклар җыйганда, балык тоту вакытында килеп чыга.
ГЛПСның клиник билгеләре нигездә бөерләрнең зарарлануы белән бәйле. Авырулар корсак һәм бил өлкәсендәге авыртулардан зарлана. Сидек күләме кискен кими, авыр очракларда анурия үсә (сидек бүленеп чыгуның тулысынча тукталуы).
Клиник билгеләренең җитдилеген һәм авыруның авырлыгын исәпкә алып, ГЛПС белән авыручыларны дәвалау хастаханә шартларында гамәлгә ашырылырга тиеш. Авыруның беренче билгеләре барлыкка килсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. ГЛПС белән авыручылар башка кешеләр өчен йогышлы түгел.
Авыру йоктырудан ничек сакланырга?
- кимерүчеләрне агуланган приманка һәм тычкан тозагы ярдәмендә елга ике тапкыр планлы рәвештә юк итәргә - яз көне һәм көз көне, һәлак булган җәнлекләрне перчатка һәм респираторда җыярга, яндырырга яки тирәнлеккә кимендә 50 см тирәнлеккә күмәргә кирәк;
- бакчаларда һәм алар янәшәсендәге территорияләрдә азык-төлек калдыкларыннан, ботбалардан, үләннәрдән һәм төзелеш чүп-чарыннан кимерүчеләрне утыртмаска;
- дача биналарын һәм бакча йортларын җыештырырга медицина битлегендә яисә марля бәйләвечендә, дезинфекция эремәләрен кулланып, дымлы ысул белән үткәрергә; язын бинаны җилләтергә, ә урын-җирне үтүк белән җылытырга яисә 3-5 сәгать эчендә кояшта киптерергә кирәк;
- печән, салам, терлек азыгы, урманнан утын әзерләгәндә һәм ташыганда, җир белән эшләгәндә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк - бияләйләрдә эшләргә, авызны һәм борынын саклаучы медицина битлеге яисә марля бәйләвече кияргә, тәмәке тартмаска һәм ризык кабул итмәскә, эшләр беткәч, кулларны сабын белән яхшылап юарга;
- урманнарга йөргәндә, пикниклар вакытында, ял итү һәм төн куну өчен туристлык походларында урман яки алан кырыенда урыннар сайларга, күп итеп куаклар яисә ауган агачлар белән капланган участоклардан качарга, җиргә юрган яисә башка тыгыз тукыма җәергә; ылыслык җыйганда - авызын һәм борынын берничә катламга өеп бәйләгән марля бәйләвече белән капларга;
- кимерүчеләр файдалана алырлык урыннарда азык-төлек калдырмаска, аларны ябык савытта сакларга, кимерүчеләр тигән очракта, азык-төлекне юкка чыгарырга;
- яшелчә һәм җиләк-җимешләрне чи килеш кулланганда аларны яхшылап су белән юарга һәм кайнар су белән пешекләргә кирәк.
- шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәгез: урманга, балыкка йөргәндә, ашар алдыннан һәм тәмәке тартыр алдыннан кулларыгызны юыгыз, җәнлекләргә яисә аларның үле гәүдәләренә тимәгез.