«ФормАрт» стрит-арт фестивале (алга таба – Фестиваль) 2020
елдан Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль
округындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә гамәлгә
ашырыла. Идел буе федераль округының иҗтимагый проекты урам
сәнгатен үстерүгә, яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итүгә һәм
аларны уңайлы заманча шәһәр мохите булдыруга, торак
пунктларны төзекләндерүгә һәм сәнгати бизәүгә җәлеп итүгә
юнәлдерелгән. Проектта Идел буе федераль округының 14
субъекты вәкилләре катнаша.
Проект кысаларында Татарстан Республикасының 18-35 яшьлек
яшь стрит-арт-рәссамнарына конкурста катнашырга тәкъдим
ителә: эскиз ясарга, аны эксперт бәяләвенә җибәрергә һәм, эш
җиңгән очракта, төбәк тәкъдим иткән бинаның фасадына сурәт
төшерергә.
Агымдагы елда конкурс эшләрендә Ватанны саклауның әһәмиятен
арттыру тематикасы төп урынны алып тора.
Тематик юнәлешләр:
- Җиңү образы: Бөек Ватан сугышының җиңүдә хәлиткеч
3
вакыйгаларын сурәтләү
- Безнең заман геройлары: Ватанны һәм төбәкне саклауга өлеш
керткән ветераннарның, Безнең заман хәрбиләренең
батырлыклары
- Сәнгатьтә героик үткәннәр: Ватанга мәхәббәт һәм аны
саклауның сәнгати образы, ул сәнгатьтә чагылыш тапкан
Округ этабында җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, истәлекле
билгеләр һәм иҗатны үстерүгә акчалата грантлар ала.
Фестивальгә гаризаны 2025 елның 25 апреленә кадәр бирергә
мөмкин