Буа районында "Инспектор" мобиль кушымтасын кулланып профилактик визитлар дәвам итә.

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Буа районында контрольдә тотылучы затлар инициативасы белән
профилактик визитлар дәвам итә. Яшел Үзән территориаль
органының контроль - инспекция бүлегенең әйдәп баручы
белгечләре Гүзәл Гайнуллина һәм Лилия Эргашева 2025 елның 10
апрелендә эшмәкәр гаризасы буенча "Инспектор" мобиль
кушымтасын кулланып профилактик визитлар үткәрделәр. Әлеге
чара кысаларында контрольдә тотылучы затка аның эшчәнлегенә,
контроль объектларына куела торган мәҗбүри таләпләр турында
мәгълүмат бирелде. Нәтиҗәдә, шәхси эшмәкәр визит
нәтиҗәләреннән канәгать калды.
Белгечләр шулай ук сатучыларны «Кулланучылар хокукларын
яклау турында»гы закон нигезләмәләре белән таныштырдылар.
Чара барышында аңлаешлы формада дистанцион сәүдәнең нәрсә
булуы, интернетта сатып алулар башкарганда кулланучының
нинди хокуклары һәм бурычлары булуы, шулай ук интернет-
сайтларда товарларга һәм хезмәтләргә заказ биргәндә нәрсәгә
игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International