Татарстанда шәһәр читендәге күчемсез милеккә ихтыяҗ 20% ка арткан

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

Агымдагы елның март аенда алынган исәп-хисап-теркәү гамәлләрен анализлап, Татарстан Росреестры шундый мәгълүматлар китерә

Февраль белән чагыштырганда, сатып алу-сату килешүләре нигезендә хокуклар күчү саны җир кишәрлекләренә карата 5 164 тән 6 232 гә кадәр арткан (+20,7%); шәхси торак йортларга карата – 805 тән 964 кә кадәр (+19,8%).  

Шулай ук Татарстан Росреестрында кредит акчаларын җәлеп итеп килешүләрнең шактый артуын билгеләп үттеләр. Март нәтиҗәләре буенча 4 342 ипотека теркәлгән (февральгә карата+26,2%). Шул ук вакытта иң зур үсешне – 50,3% - җир кишәрлекләре күрсәткән (1653 ипотека). Торак урыннарга ипотекалар саны 37,3% ка арткан һәм 1 528 ипотека тәшкил иткән.

Ведомство мәгълүматлары буенча, уңай динамика күчемсез милекнең беренчел базарына да хас.

Әйтик, март аенда өлешле төзелештә катнашу буенча теркәлгән килешүләр саны агымдагы елның феврале белән чагыштырганда 8,3% ка арткан - 1 309 дан 1 417 гә кадәр.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International