30 апрельдә Буада Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган гражданнарны кабул итү була.
Чара 10:00 дән 11:30 га кадәр Жорес ур., 110а адресы буенча узачак.
Хокукый консультацияләүгә һәм документлар рәсмиләштерүдә ярдәм итүгә аерым игътибар биреләчәк:
- Бөек Ватан сугышы ветераннары,
-сугышчан хәрәкәтләр ветераннары,
- махсус хәрби операциядә катнашучыларга,
- аларның гаилә әгъзаларына.
Кабул итүгә 8(84374)3-28-93 телефоны буенча язылырга мөмкин. Юридик ярдәм алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.