«Бердәм Россия» һәм «Яшь Гвардия» «ПолитЗавод» федераль мәгариф проектын эшләтеп җибәрде

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Гаризалар 1 майга кадәр политзавод 2025.рф рәсми сайтында кабул ителә. Проектта катнашучылар дүрт юнәлеш буенча көндезге-читтән торып белем бирү программасын узачак: сайлау алды штабы технологы, сәяси спикер, иҗтимагый проектлар менеджеры һәм сәяси СММ  һәм дизайн өлкәсендә белгеч. Алар белем алу гына түгел, ә белемнәрен гамәлдә куллана алачак: үз төбәкләрендәге остазлар, тәҗрибәле сәясәтчеләр, иҗтимагый лидерлар белән эшли, фикердәшләр таба алачак, үз инициативаларын алга этәрәчәк.

«Бердәм Россия» Генсоветы секретаре, Федерация Советының беренче вице-спикеры Владимир Якушев ТАССта «Политзавод»ны эшләтеп җибәрү буенча матбугат конференциясендә ассызыклаганча, МГЕР проекты-барлык партия инфраструктурасы өчен кадрлар резервы формалаштыру мөмкинлеге. Проект үзен күрсәтте - ул «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе»нә нигез салганнан соң гамәлгә керде һәм яшьләр тарафыннан яхшы кабул ителде.

 “Болар соңыннан «Яшь Гвардия» һәм «Бердәм Россия» сафларын тулыландыручылар гына түгел иде. «Политзавод»та катнашучыларның күбесе соңыннан төрле дәрәҗәдәге башкарма хакимият органнарына, муниципалитетларга эшкә җәлеп ителде. Һәм хәзер проект мөһим. Без мотивлаштырылган яшьләрне күрәбез, аларга бу кызык. Аларның компетенцияләрен арттыру мөмкинлеге булачак”, - дип билгеләде ул.

«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» рәисе Антон Демидов билгеләп үткәнчә, «Политзавод» экспертлары фикер лидерлары, федераль сәясәтчеләр булачак.

"Без Дәүләт Думасына сайлауларга әзерләнәбез, яңа активны формалаштырабыз һәм аны сайлау штабларында эшләргә әзерлибез. Проект барышында яшьләрне сәяси технологияләргә өйрәтәчәкбез. 10 меңләп яшь кеше катнашыр дип көтәбез. Ә нәтиҗәләр буенча 500 финалистны сайлап алачакбыз", - диде ул.

Җиңүчеләрне төбәк һәм федераль хакимият органнарына, «Яшь гвардия» үзәк штабына стажировкаларга чакырачаклар, алар төрле дәрәҗәдәге депутатларның ярдәмчеләре булачак, алар шулай ук «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитетлары эшенә интеграцияләнәчәк.

Үз чиратында, РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларына иҗтимагый экспертиза комиссиясе рәисенең беренче урынбасары Александр Асафов билгеләп үткәнчә, «ПолитЗавод» яшьләрнең илнең реаль сәяси тормышында катнашу турындагы соравына җавап бирә.

"Әзерлек бара торган юнәлешләр  актуальлеккә ия. Мәсәлән, сәяси дизайн. Сәяси дизайн нәрсә ул? Бу кандидат листовкасындагы логотипмы? Бу бит әле аерым сәяси тел. Без мемнар дип атаган һәм идеологик контентның бер өлеше буларак кулланган нәрсәләрнең дә тудыручысы бар. Аның кайчандыр юмор, ирония аша, кайчандыр турыдан-туры белдерелгән үз сәяси позициясе бар. Дебатларга килгәндә - монда компетенцияләр эшләү, гамәлдәге сәяси телне баетуның аерым пространствосы. Һәм политтехнологияләргә аерым тукталам. Монда, минемчә, укыту киңлеге генә түгел, ә яңа кешеләр, фикерләр, алымнар эзләү  дә. Чөнки яшьләр-киләчәкне формалаштыручы кешеләр. Һәм тулаем ил өчен, дәүләт өчен булган һәм «ПолитЗавод» проекты актуальлеккә һәм ихтыяҗга ия», - дип аңлатты ул.

Сүзен йомгаклап, Владимир Якушев билгеләп үткәнчә, проектның төп максатларының берсе, белем бирүдән тыш, сыйфатлы кадрлар резервы әзерләү.

"Без проектта катнашучылар бөтен партия структурасын тулыландырыр дип өметләнәбез. Ул башлангыч бүлектән башлана. Шуңа күрә яшьләрне «Бердәм Россия»нең кадрлар резервы булсын өчен җибәрәчәкбез,” - дип ассызыклады Генсовет секретаре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International