XXIX «Алтын каләм — Золотое перо» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә гариза бирү кампаниясе башланды

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

«Алтын каләм — Золотое перо» XXIX яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә заявка кампаниясе башланды, анда Татарстан Республикасында яшәүче, медиа өлкәсендә эшчәнлек белән шөгыльләнүче 14 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Фестиваль яшьләр үсеше өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән, бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Гариза бирү кампаниясе 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, конкурсның нигезләмәсе сайтта, тулырак мәгълүматны фестивальнең социаль челтәрләрендә алырга мөмкин.:https://vk.com/zolotoepero2024

Фестиваль «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм Татарстан Республикасы Югары һәм һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары, «Идел» һәм «Ялкын» яшьләр журналлары, «Шаян ТВ» балалар телеканалы ярдәмендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International