29 апрельдә Буа шәһәре халкы һәм кунаклары масштаблы патриотик проект – легендар "Җиңү поезды"ның бер өлеше була алачак!
Тукталыш графигы: 10:20 дән 12: 20 гә кадәр Буа тимер юл станциясендә.
"Җиңү поезды" - Бөек Ватан сугышында совет халкының батырлыгына багышланган уникаль күчмә күргәзмә-музей. «Җиңү поезды»на барып, сез уникаль экспонатларны, фотографияләрне, документларны һәм сугышта катнашучыларның шәхси әйберләрен күрә алачаксыз. Сез ул еллар атмосферасына реалистик декорацияләр һәм тавыш ярдәмендә күчәчәксез. Һәрбер предмет, шул заман образларын тудырып, үз тарихын сөйли.
Керү ирекле! Барлык теләүчеләр чакырыла! Сезнең тарихка кагылу һәм геройларны искә алу мөмкинлегегез бар.
Сезне 29 апрельдә Буа станциясендә көтәбез!