Булачак белгечләрне районга кодалыйлар

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Район җитәкчелеге яшь белгечләрне үзебезгә кайтырга кодалауны дәвам итә. Соңгы очрашу Казан дәүләт аграр университетында булды. 
Әлеге вузда 80ләп буалы егет һәм кыз белем ала. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, аларга мөрәҗәгать итеп: 
- Терлекчелек, игенчелек – мөһим өлкә. Хөкүмәт авыл турында онытмый, төр-лечә ярдәм күрсәтә, уңайлы программалар тәкъдим итә. Җиң сызганып эшлә генә. Туган ягыбызның киләчәген сез кайгыртмасагыз, кем уйлар. Яшәү, эшләү өчен уңайлыклар тудырырга тырышырбыз, кайтыгыз гына, - диде. Үзе дә әлеге уку йортында агроном белгечлеге алып чыккан “Коммуна” җәмгыяте җитәкчесе Җәүдәт Хө-сәенов үзләренә икътисадчы, агроном, инженер кирәклеген әйтте.
- Хезмәт хакы ай саен тү-ләп барыла.  Кайтучыны торак белән тәэмин итә-чәкбез. Практикагызны бездә үтегез, үзен яхшы яктан күрсәтүчеләргә хез-мәт хакы түләү мәсьәлә-сен дә карый алабыз,- диде ул. “Авангард”ка да агроном, инженер кирәк. Әлеге агрофирма директоры урынбасары Расыйх Яфизов та булачак белгечләр белән элемтәдә торырга теләк белдерде.
Уку йортының укыту-тәр-бия эшләре буенча проректоры Булат Җиһаншин Буаның егет-кызларын активлыклары, үзешчән сән-гатьтә, спортта катнашып килүләре өчен мактады.
- Буалылар кебек уку йортына шәхсән килеп, районның авыл хуҗалыгы өчен кадрларны кайгыртып йө-рүчеләрнең бүтән булганы юк әле. Студентларыбызга, аларның белемлегенә шул рәвешле зур ышаныч күрсәтелә. Без моңа бик шат, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International