ЗМК шефлык алган иң өлкән ветеранга-106 яшь

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Җиңү юбилее алдыннан Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Яшел Үзән, Чистай һәм Буадан 16 фронтовикка даими ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте.

Комбинат Бөек Ватан сугышында катнашучыларны ай саен түләүсез нигездә тәэмин итәчәк — аларның һәркайсы 10 килограммга якын сөт продукты алачак. Җыелмалар составына сөт, кефир, ряженка, эремчек, атланмай һәм башка продукция кергән.

«Без мондый ярдәм турында карарны геройларга зур рәхмәт белән кабул иттек. Без ветераннарыбыз белән горурланабыз. Аларның барысының да диярлек орденнары һәм медальләре бар, күбесе җиңүгә кадәр фронтта сугышкан. Безнең ярдәм – безгә тынычлык һәм ирек бүләк иткән кешеләргә карата зур хөрмәтнең бер өлеше генә», – дип шәрехләделәр «ЗМК» АҖендә.

Ветераннар арасында-Анастасия Егоровна Архипова, аңа быел 106 яшь тула. Фронтта ул телефонистка, разведчица була һәм аэростатларны җибәрергә әзерли. Җиңү көнен Румыниядә каршылый. Гыйнвар аенда Рәүф Ибраһимович Төхвәтуллин 105 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 1942-1965 елларда ул Совет Армиясе составында танк взводы белән җитәкчелек итә. Ә 98 яшьлек Котдус Гариф улы Мөлеков Латвия, Литва һәм Эстонияне азат итү өчен сугышларда катнашкан.

"Бу бик яхшы эш. Мин әтигә безнең җирле комбинатның аңа шундый ярдәм күрсәтәчәге турында сөйләгәч, ул бик горур һәм бәхетле иде. Үзенә шундый игътибар бирелүен күтәренке кәеф белән кабул итте. Ел саен ул Җиңү көнен аеруча дулкынланып көтә, һәм без, әлбәттә, сеңелләребез белән аны хуплыйбыз", - дип уртаклашты фронтовик Әхәт Тәхият улы Латыйповның кызы Эльмира Енгалычева.

Акция ЗМКның бишенче озак вакытлы хәйрия проекты булачак. Исегезгә төшерәбез, 2021 елдан комбинат Казандагы «Колыбель» һәм Яшел Үзәндәге «Мамино гнездышко» хатын-кызлар һәм балалар приютларына даими азык-төлек ярдәме күрсәтә. 2022 елда компания Анжела Вавилова исемендәге фонд тарафыннан төзелгән Казан хосписын барлык кирәкле сөт продукциясе белән тәэмин итүне үз өстенә алды. Ә быел предприятие Яшел Үзән районындагы Нурлат балалар йортына шефлык итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International