2025 елның 25 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

24-26 апрельдә республика территориясендә урыны белән аномаль-эссе һава торышы сакланачак, уртача тәүлеклек температурасы нормадан 9-12 градуска  югарырак.

23-27 апрельдә республика территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур булыр дип көтелә (4 класс).

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә:

 - 24 апрельдә кич, 25 апрельдә төнлә һәм көндез 15-17 м/с тизлектә җил, яшен (Казанда 24 апрельдә кич һәм 25 апрельдә төнлә);

 - 25 апрельдә төнлә һәм иртән томан (Казанда да).

Алмашынучан болыт.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгышка таба 6-11 м/с, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-17 м/с ка кадәр җитә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +8..+11˚.

Көндез максималь температура +18..+21˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International