Ел саен Россиядә, бөтен дөньядагы кебек үк, апрель ахырында Европа иммунизация атналыгы үткәрелә.
Европа иммунизация атнасы (алга таба – ЕИА) – прививкалар ярдәмендә йогышлы авыруларны профилактикалау турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән чара. Ул кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген тәэмин итү өчен вакцинациянең әһәмиятен тагын бер кат ассызыклый.
2025 елның 24 апреленнән 30 апреленә кадәр вакцина профилактикасы, халыкка мәгълүмат бирү максатында йогышлы авыруларга каршы көрәштә профилактик прививкаларның әһәмияте мәсьәләләре буенча "кайнар линия" узачак.
Үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның барлык кызыксындырган мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен белешмәләр:
– Буа, Чүпрәле, Апас, Тәтеш районнары территорияләре буенча «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет учреждениесенең Яшел Үзән филиалы консультация пункты телефоны - (84374) 3 26 76 эш көннәрендә 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 16.40 га кадәр;
- Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны– 8 800 555 49 43 тәүлек буе.