2025 елның 29 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

28 апрельдә кич, төнлә һәм 29 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с ка кадәр көчле җил (Казанда 17 м/с ка кадәр), төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык көтелә.

Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел.

Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, секундына 7-12 м, урыны белән тизлеге 15-20 м/с.

Төнлә һәм иртән һавада һәм туфракта һаваның минималь температурасы -1..-4˚.

Көндез максималь температура +11..+14˚.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International