Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштерү өлкәсендә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә
Чит илгә ике елга эшләргә китәм, ләкин минем күчемсез милегемне мин илдә булмаганда сатарга мөмкиннәр дип куркам. Әйтегез әле, мин нәрсә эшли алам?
Татарстан Росреестрының күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Светлана Потапова җавап бирә:
- Яклауның иң гади ысулы-үзегезнеке булган күчемсез милек объектларына хокукның күчүен, чикләнүен туктатылуын дәүләт теркәвенә алу мөмкинлеге булмау турында гариза бирү.
Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) мондый гариза турында язма кертеләчәк, һәм милекченең шәхси катнашыннан башка бирелгән документлар (мәсәлән, ышанычнамә буенча) Татарстан Росреестры тарафыннан каралмаячак. Аларны гариза бирүчегә кире кайтарачаклар.
Хокук иясенең шәхси катнашыннан башка хокук күчүен теркәү мөмкин түгеллеге турында гаризаны КФҮ аша бирергә мөмкин (үзең белән паспорт, СНИЛС булырга тиеш). Әлеге дәүләт хезмәте гражданнарга түләүсез күрсәтелә.
Шулай ук дәүләт теркәвенә алу мөмкинлеге булмау турындагы гариза «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинеттан файдалану юлы белән электрон документ рәвешендә тапшырылырга мөмкин (гариза бирүченең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланмыйча).
Безнең ведомство мондый язуны милек хокукында булган күчемсез милек объектлары өчен курыккан һәркемгә кертергә киңәш итә.