2025 елның 2 маенда Татарстан Республикасы территориясендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән һавада һәм туфракта туң көтелә 0.. -3°.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Җир өстенә кыраулар төшү вакытында авыл хуҗалыгы культураларына - чәчәкләргә һәм җимеш - орлыклы культураларга, җылылык сөючән үсемлекләргә зыян килү һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр утыртмаларны яклау чараларын күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне каплау яшь шытымнарны кыраудан коткару өчен бакчачылар тарафыннан аеруча гамәли һәм еш кулланыла торган ысул . Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрирланган кәгазь, куыкчалы пленка, салам яисә камыш маты). Культураларны туңудан төтен чыгару ярдәмендә дә, моның өчен төтен шашкалары кулланып та сакларга мөмкин. Ул, янып, чәчәк атучы агач өчен зарарсыз күп төтен бүлеп чыгара. Төтен 8-10 минут эшли. Төтен чыгару өемнәре әзерләү өчен чи салам, чыбык - чабык, үлән, торф, яфрак, пычкы чүплеге, чүп үләне, көнкүреш чүп-чарлары-акрын янучы (черегән) һәм күп төтен бүлеп чыгаручы (тышкы яктан дымлы материаллар куярга мөмкин) бар нәрсәне кулланалар. Эш шунда, бакчаны кыраудан ут сакламый, ә төтен саклый, ул җир өстенә җәелә һәм аңа җылысын бирергә мөмкинлек бирми.
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.