Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр итә:
2 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән
- төнлә һәм иртән томан (Казаннан башка);
- көндез һәм кичен яшенле яңгыр һәм көчле җил (секундына 15-18 метрга кадәр ( Казанда 15-16 метрга кадәр)) көтелә.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланмагыз. Көчле җилдә йорт диварлары яныннан китәргә кирәк, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә таткталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.
8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.