ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллинның котлавы

2025 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар, дуслар!

Дәүләт Советы һәм шәхсән үз исемемнән сезне 1 Май бәйрәме - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Заманнар үзгәрә, әмма бу бәйрәм илебездә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала. Беренче Май хезмәт кешесенә хөрмәт символы булып тора. Беренче май көне белән яхшы үзгәрешләргә, җәмгыятьтә татулык һәм тынычлыкка өметләр бәйләнгән.

Бәйрәм исемен үзгәртсә дә, үзенең әһәмиятен югалтмады. Әгәр яз күпләребезнең күңелләрендә яхшы яңарышларга ышаныч уятса, ә тырыш хезмәт – ул безнең һәрберебезнең яхшы киләчәгенә, иминлегенә ирешергә мөмкинлек бирә. Якынлашып килүче бәйрәм төрле буын кешеләрен берләштерә. Безнең күбебез өчен ул тынычлык, хезмәт кешесенә хөрмәт, теләктәшлек, бердәмлек.

Беренче май безгә Ватаныбызның данлы тарихи үткәненә катнашы, бәхетле үзгәрешләргә ышанычы белән кадерле. Бу бәйрәм көнендә республикабыз, районыбыз хакына төрле тармакларда һәм  эшчәнлектә югары һөнәри дәрәҗәдә эшләүчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Ветераннарга – илебез иминлеге өчен намуслы хезмәт куйган һәркемгә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Бүген күп буыннар салган күркәм традицияләрне саклап калу, балаларыбызда һәм оныкларыбызда хезмәт кешеләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт, бурыч һәм җаваплылык хисе тәрбияләү бик мөһим.

Бу майның беренче көнендә ягымлы кояш сезнең тормышыгызны яктыртсын һәм яңа хезмәт казанышларына рухландырсын.

Сезгә нык сәламәтлек, күтәренке кәеф телим. Сезнең эш көннәрегез иҗади һәм уңышлы булсын, ә хезмәт нәтиҗәләрегез уңышлар китерсен.

Бәйрәм белән! Безнең гаиләләрдә, коллективларда һәм бөтен дөньяда тынычлык булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International