«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына гаризалар кабул ителә
башлады.
Оештыручылар – «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик
инициативалар агентлыгы» автоном коммерцияле булмаган оешма
һәм «Росконгресс» фонды, оештыруда катнашучылар - «ВЭБ.РФ»
Дәүләт үсеш корпорациясе һәм Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте.
Илдә уңай үзгәрешләр өчен үз идеяләреңне идея.росконгресс.рф
платформасында 2025 елның 15 маена кадәр бирергә мөмкин.
Аннары экспертлар топ-100 идеяне сайлап алачак. Идеяләрнең иң
көчлеләре ил җитәкчелегенә июльдә Түбән Новгородта узган
финал чарасында тәкъдим ителәчәк. "Форум-безнең ил алдында
торган чакыруларны стандарт булмаган чишү юлларын эзләү өчен
уникаль мәйданчык. Без Россиядә фикер йөртүче, инициативалы
һәм битараф булмаган, киләчәкне формалаштыруда актив
катнашырга әзер кешеләр күплеген күрәбез. Без форумда төзи
торган җәмгыять, экспертлар, хакимият һәм бизнес арасында
турыдан – туры диалог-ул гомуммилли бурычларны хәл итү өчен
нәтиҗәле механизм. Амбициоз үсеш планнарын тормышка ашыру
һәм тышкы чакыруларга уңышлы җавап бирү өчен хакимиятнең
барлык дәрәҗәләрендәге һәм һәр гражданның тырышлыгын
берләштерү мөһим», – дип билгеләп үтте Россия Федерациясе
Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары, Форумның
оештыру комитеты рәисе Максим Орешкин.
2
«Форум үзебезнең продукциягә ихтыяҗ зур булу белән
характерлана торган эчке куллану базарын үстерү өчен шартлар
тудыра. Гражданнарыбызның күп кенә перспектив тәкъдимнәре
турында без Росконгресс фондының краудсорсинг платформасы
ярдәмендә белдек, анда чара уздырылган елларда 530 меңнән
артык кулланучы билгеләнгән. Бу үзара хезмәттәшлекнең мондый
форматына ихтыяҗ зур булуы турында сөйли. Тәкъдимнәрне
сайлап алу һәм алга таба гамәлгә ашыру камилләштерелә: быел
без экспертлар составының, шулай ук сайлап алу
критерийларының һәм юнәлешләрнең тулысынча яңартылуын
күзәтәбез. Эш принцибы үзгәрешсез кала: һәркемнең крауд-
платформа аша үз идеясен тәкъдим итү, аны экспертлар һәм
остазлар белән бергә эшләп бетерү һәм яңа нәтиҗәләргә ирешү
мөмкинлеге бар», - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе
Президенты Киңәшчесе, Форумны оештыру комитетының җаваплы
секретаре Антон Кобяков.
Агентлыкның генераль директоры Светлана Чупшева билгеләп
үткәнчә, узган елларда форумга кызыксыну ике тапкырга арткан:
2024 елда идеяләр саны 2020 ел белән чагыштырганда 208% ка
арткан. «Бу еллар эчендә без Россиянең барлык төбәкләреннән
һәм 35 чит илдән 90 меңгә якын идея алдык. Быел без тормыш
сыйфатын күтәрүгә, эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә, кадрлар
потенциалын, креатив индустрияләрне, технологияләрне,
экологик иминлекне үстерүгә юнәлдерелгән проектлар көтәбез.
Һәр идея эксперт бәясен алачак, ә иң яхшылары тотрыклы
икътисад, гражданнарыбызның сыйфатлы һәм уңайлы тормышы
өчен масштаблы үзгәртеп коруларның бер өлеше була алачак», –
дип ассызыклады Светлана Чупшева.
Гаризаны Россиянең теләсә кайсы кешесе бирә ала. Моның өчен
платформада теркәлү һәм кирәкле номинацияне сайлау да җитә.
Идеяләрне эксперт бәяләүе эш беренче тәкъдим кергән вакыттан
башлана. Финал ноктасы җәйгә планлаштырылган һәм Түбән
Новгородта узачак ике көнлек форум булачак. Форумда иң яхшы
100 идея һәм проектны тәкъдир итү планлаштырыла, ә пленар
проект кысаларында утырышлар - шуларның 10сын ил
җитәкчелегенә күрсәтү.