Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе
хәбәр иткәнчә, 2025 елда дөньяда кош гриппы (алга таба –ВПГП)
буенча киеренке эпизоотик вәзгыятьне һәм кыргый кошларның
Европа, Африка һәм Азия һәм Төньяк Америкадагы кышлау
урыннарыннан Россия территориясендәге оя кору урыннарына,
кошларның миграция юлы буенча урнашкан регионнарда, сезонлы
миграциясен исәпкә алып, кошчылык хуҗалыкларына, шул
исәптән Татарстан Республикасы территориясенә кош гриппын
кузгаткычны кертү һәм әлеге авыруны тарату куркынычы туа.
Шуңа күрә күчеп йөрүче кыргый кошлар тарафыннан куркыныч
авыру кузгаткычның республикага керүен булдырмау өчен, кошлар
гриппы вирусының табигатьтә таралуын мониторинглау мөһим эш
булып кала. Идарәнең дәүләт инспекторлары кыргый кошлардан
патологик материалның 27 пробасын алдылар. Лаборатор
тикшеренүләр уздырыла, югары патогенлы кош гриппына уңай
нәтиҗәләр табылмаган. Эш дәвам итә.