Декларация кампаниясе тәмамланды, аның барышында
муниципаль хезмәткәрләр, учреждениеләр җитәкчеләре һәм закон
белән тиешле бурыч йөкләнгән башка вазыйфаи затлар
яллаучыга/эш бирүчегә 2024 ел өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт
һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр
тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль
хезмәтенең 2025 елда коррупция куркынычы белән бәйле
вазыйфалары исемлегенә ярашлы рәвештә, 2024 елда керем һәм
чыгымнар турында белешмәләрне 61 муниципаль хезмәткәр
тапшырды. Татарстан Республикасы рәисенә Буа муниципаль
районы Советының 34 депутаты, үз вәкаләтләрен даими булмаган
нигездә башкаручы авыл җирлекләренең 203 депутаты
белешмәләр тапшырдылар, хисап чорында килешүләрнең
башкарылмавы турында хәбәрнамә җибәрделәр.
Керемнәр һәм чыгымнар турында белешмәләр тапшыру турындагы
таләпне үтәмәү эш бирүче өчен ышанычны югалтуга бәйле
рәвештә хезмәткәрне эштән азат итү өчен нигез булып тора.
Билгеләнгән вакытта керемнәр турында белешмә бирү генә түгел,
ә анда барлык белешмәләрне дә дөрес чагылдыру мөһим.
Кызганыч, хаталар һәркемдә дә булырга мөмкин. Әмма белешмәне
вакытында тапшыручылар хисап елы өчен декларацияләнгән
мәгълүматларны ачыклый ала – моңа хезмәткәрләргә декларация
кампаниясе тәмамланганнан соң бер ай, ягъни май ахырына кадәр
вакыт бирелә.
Алдагы декларация кампанияләре өчен төгәлләштерелгән
белешмәләрне тапшыру каралмаган. Әгәр хезмәткәр узган
еллардагы мәгълүматларда төгәлсезлекләр тапса, 2025 елда
тапшырылган керемнәр турындагы белешмәгә тиешле язма
аңлатмаларны теркәү дә җитә, дип искәртте коррупциягә каршы
көрәш мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе Зөлфия
Шәйхаттарова