14 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан
Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим
урнаштыру турында» 2025 елның 10 апрелендәге 212 номерлы
карары белән 14 апрельдән 11 майга кадәр республика
территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим чорында янгын
куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен административ
җаваплылык чарасы 2 мәртәбә арттырылды:
гражданнарга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;
вазыйфаи затларга-30 меңнән 60 мең сумга кадәр;
эшмәкәрлек эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы
затларга-60 меңнән 80 мең сумга кадәр;
юридик затларга-400 меңнән 800 мең сумга кадәр.
Быелның төп үзенчәлеге – бу чорда урманда балалар ялы һәм
аларны савыктыру оешмалары территорияләрендә, гражданнар үз
ихтыяҗлары өчен бакчачылык яисә яшелчәчелек алып бара торган
территорияләрдә урнашкан һәм файдаланыла торган
мангаллардан һәм башка җайланмалардан тыш, учак ягуны, каты

4
көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны
тулысынча тыю.
Моннан тыш, урман янгыннары һәм башка ландшафт (табигать)
янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, балаларның ял
итү һәм аларны савыктыру оешмалары территорияләрендә,
бакчачылык яисә яшелчәчелек ширкәтләре, савыктыру оешмалары
территорияләрендә, шулай ук икътисад объектларында, урман –
парк зоналарында, торф кишәрлекләрендә һәм ачык
территорияләрдә 1-3 класслы хәвефле пиротехника эшләнмәләрен
куллану тыела.
Моннан тыш, әлеге карар белән республика башкарма хакимият
органнарына:
ведомство буйсынуындагы объектлар территорияләрен коры
үләннән һәм чүп-чардан чистарту чараларын күрергә;
баланста булган янгынга каршы тышкы су белән тәэмин итү
чыганакларының эшчәнлеген тикшерергә;
махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда янгын
куркынычы булган эшләрне чикләргә.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре
башлыкларына:
янгын куркынычы сезоны башланганчы торак пунктларны һәм
икътисад объектларын урман янгыннарыннан һәм башка
ландшафт (табигый) янгыннарыннан саклау, территорияләрне
коры үләннәрдән, ауган агачлардан, чүп-чардан һәм башка янучан
материаллардан, бакчачылык яисә яшелчәчелек
территорияләрендә хуҗасыз һәм озак вакыт файдаланылмый
торган йорт яны җир кишәрлекләреннән чистарту өчен
минераллаштырылган полосалар төзү эшләрен төгәлләргә;
торак пунктлар, бакчачылык яисә яшелчәчелек ширкәтләре
территорияләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм
янгын чыкканда гамәлләр кылу тәртибен үтәү буенча халык белән
аңлату эшләрен планлаштырырга һәм үткәрергә, бу юнәлештә
массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлекне
оештырырга;
урман янгыннары һәм башка ландшафт (табигый) янгыннары
куркынычы янаган торак пунктларда вакытлыча янгынга каршы

5
постлар булдырырга;
торак пунктларны янгыннан яклауны ныгытуга, шул исәптән чүп-
чар, үләннәр, яфраклар һәм башка калдыкларны, материалларны
һәм эшләнмәләрне яндыру урыннарын һәм ысулларын билгеләүгә
юнәлдерелгән муниципаль хокукый актлар кабул итәргә;
коры үлән үләннәрен ачыклау, шулай ук янгын чыганакларына
оператив җавап бирү максатында һәр авыл җирлегендә патруль-
контроль төркемнәре төзергә һәм аларның эшен оештырырга, бу
төркемнәрнең эш графикларын эшләргә.
Шулай итеп, бу төркемнәрнең бурычларына кипкән үләнне һәм
чүп-чарны яндыру фактларын кисәтү, булдырмау һәм ачыклау,
әлеге янгыннарны иртә стадиядә тиз сүндерү мәсьәләләре генә
түгел, ә карар белән тыелган территориядә мангалларда шашлык
һәм башка ризык әзерләргә яратучылар да күзәтчелек органнары
игътибарыннан читтә калмаячак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International