Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты Буада гражданнарны кабул итәчәк

2025 елның 6 мае, сишәмбе

27 майда Буа муниципаль районына Татарстан Республикасы
Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары
Л.В. Хәбибуллина киләчәк. Күчмә чара кысаларында бәяләр һәм
тарифлар билгеләүгә бәйле мәсьәләләр буенча гражданнарны
кабул итү, шулай ук шәһәрнең җайга салынулы оешмалары
эшчәнлегенә мониторинг ясау планлаштырыла.
Гражданнарны кабул итү 10:00 сәгатьтә Буа районы
администрациясе бинасында (2 кат) булачак. Халык Дәүләт
комитеты компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча
консультацияләр ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International