2025 елның 12 маеннан 23 маена кадәр балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» уздырыла.
Үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның барлык кызыксындырган мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен белешмәләр:
– Буа, Чүпрәле, Апас, Тәтеш районнары территорияләре буенча «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет учреждениесенең Яшел Үзән филиалы консультация пункты телефоны - (84374) 3 26 76 эш көннәрендә 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 16.40 га кадәр;
- Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны– 8 800 555 49 43 тәүлек буе.