Уңайсыз метеорологик шартлар зарарлы матдәләрнең таралуына
комачаулаучы һәм аларның атмосферада туплануына ярдәм итүче
табигый күренешләр буларак характерлана.
Экологик кануннарда билгеләнгән IV категорияле объектлар өчен
уңайсыз метеорологик шартлар вакытында чыгарып ташлауларны
киметү чаралары каралмаган. Ләкин атмосфераны пычрату
чыганаклары булган I, II һәм III категорияле объектлар өчен
мәҗбүри таләпләр гамәлдә.
Алар Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология
министрлыгының 28.11.2019 елдан 811 номерлы боерыгы белән
беркетелгән, анда экологик контрольнең төбәк органнары белән
килештерү, уңайсыз метеорологик шартлар вакытында чыгарып
ташлауларны киметү буенча чараларны эшләү, гамәлгә ашыру
керә.
Уңайсыз метеорологик шартлар турында фараз алганда эшчәнлеге
ташлаулар белән бәйле предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр
аларны киметү буенча хакимият белән килештерелгән чараларны
үтәргә тиеш.
Атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге законнарны бозу РФ КоАП
8.21 ст. 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка, РФ ҖК 251
ст. буенча җинаять җаваплылыгына, шулай ук китерелгән зыянны
компенсацияләү бурычына китерә