Быел конкурсның Россия этабында бөтен илдән 260тан артык бала катнашты
Барбара Печеник исемендәге Халыкара балалар дөнья картасы конкурсының Россия этабы жюри утырышы йомгаклары буенча, һәр яшь категориясендә җиңүчеләр билгеләнде, Саба районыннан Әнисә Зарипова 9 яшьтән 12 яшькә кадәрге яшь категориясендә 1 урынны яулады. Конкурска «Гармония» эше тәкъдим ителде. Шулай ук Татарстан Росреестры хезмәткәренең кызы конкурсның халыкара этабында катнашуга номинацияләнгән. Аның нәтиҗәләре 2025 елның августында Ванкуверда Халыкара картография конференциясендә игълан ителәчәк.
4 нче сыйныф укучысы Әнисә Зариповага күптән түгел 11 яшь тулды. Аның әнисе, Татарстан Росреестрында эшләүче Эльмира Зарипова сөйләвенчә, кызы кечкенәдән үк рәсем ясарга ярата, Саба сәнгать мәктәбендә икенче ел гына шөгыльләнә, ләкин яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Әнисә шулай ук хореография белән дә мавыга.
Халыкара конкурс турында
Балалар дөнья картасы конкурсы халыкара картография ассоциациясе тарафыннан үткәрелә. Бу картография һәм геопространство мәгълүмат өлкәсендә белгечләрне берләштерүче халыкара хөкүмәтнеке булмаган иң эре оешма. Ул 1959 елда картография фәнен үстерү максатларында гамәлгә куела. Ассоциация эшчәнлегендә Россия Федерациясен Росреестр тәкъдим итә.
1993 елда күренекле картограф Барбара Печеник истәлегенә халыкара картография ассоциациясе ике елга бер тапкыр үткәрелә торган балалар дөнья картасы конкурсын гамәлгә куя.
Барбара Печеник АКШта 1939 елда туган, гомере буена ул балаларның карталарны кабул итү мәсьәләсен тикшергән, балалар карталары һәм атласлар булдыру белән шөгыльләнгән. 1991 елда Барбара Печеник конкурстның вице-президенты итеп сайланган беренче хатын-кыз була.