Хәзер Татарстан җитештерүчеләре дә Wildberries & Russ һәм Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) «Үсеш платформасы» Россия эшмәкәрләренә комплекслы ярдәм күрсәтү һәм үстерү проектында катнаша алачак!
«Минем бизнес» үзәге эшмәкәрләрне «Үсеш платформасы» проекты кысаларында 25 май көнне 14:00 сәгатьтән 17:30 сәгатькә кадәр презентациягә һәм укытуга чакыра.
Проектка инде 9 төбәк һәм 286 бренд кушылды.
Wildberriesта «Үсеш платформасы» бренд-катнашучылары әйләнеше инде хәзер үк узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 60% тан артыкка үскән
Проектта катнашу өчен сайлап алу узарга кирәк.
Катнаша алучылар:
- Wildberriesта тәкъдим ителгән яки электрон мәйданчыкларда сатуга әзер булган үзебезнең җитештерүчеләр.
- КУЭ реестрындагы эшмәкәрләр.
- Үз сәүдә маркалары белән эшләүче һәм теркәлгән товар билгесе булган эшмәкәрләр.
- Кулланучылар ихтыяҗы товарларын яраклылык срогы 3 айдан башлап сатучы эшмәкәрләр.