Бүген 15 майда «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе катнашында Буа муниципаль районының мәктәпкәчә учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар өчен I традицион «Яшь ГТОшник» фестивале узды.
Әлеге чара түбәндәгеләрне үз эченә алды: ГТО нормаларын нормативлар буенча тапшыру : урыннан озынлыкка ике кул белән этеп сикерү, гимнастика эскәмиясендә басып тору хәленнән иелү, ятып кулларны бөгеп һәм җәеп җибәрү, ятып тору хәленнән гәүдәне күтәрү һ.б.
Әлеге чара «Импульс» универсаль спорт залында Буа муниципаль районы Башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге, Татарстан Республикасында «Оборонага хезмәткә әзер» ВФСК төбәк операторы һәм «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлеге ярдәмендә узды!
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!
1 урында - « Әкият» балалар бакчасы
2 урынны « Миләшкәй» балалар бакчасы алды
3 урында- «Аленушка» балалар бакчасы
Алга таба уңышлар!