Пенсияләрне түләүнең төгәл датасын хәзер Россия Почтасының контакт-үзәге телефоны аша белергә мөмкин.

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

Россия почтасы пенсионерлар өчен компания белән хезмәттәшлекне җиңеләйтә торган яңа сервис мөмкинлекләрен кертте. Хәзер түләүсез телефон 8-800-100-00-00 аша пенсия түләү көннәрен белергә, китерү параметрлары буенча киңәшләшергә яки кабат гариза язарга була. Мондый алым клиентларның уңайлылыгын шактый арттыра һәм проблемаларны дистанцион рәвештә, почта бүлегенә кермичә генә хәл итәргә ярдәм итә.

Россия Почтасының заманча цифрлы системасы чынбарлык вакыт режимында акчалар кергән вакыттан алып адресатка җиткерелгәнгә кадәр түләүләрнең бөтен процессын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Анда һәр этап теркәлә, бу контрольнең үтә күренмәлелеген һәм дәрәҗәсен сизелерлек арттыра.

Почта-Татарстан Республикасының һәм Россиянең барлык торак пунктларына хезмәт күрсәтүче бердәнбер оператор. Компания түләүләрне хәтта төбәкнең иң ерак һәм барып җитү авыр булган почмакларына да китерә. Нәкъ менә Почта башка хезмәтләр барып җитә алмаган торак пунктларда пенсионерларга социаль ярдәм күрсәтә. «Безнең өчен пенсия яки социаль түләүләр алучыларның һәрберсе мөһим,  зур шәһәрдә яки берничә йортлы ерак авылда яшәвенә карамастан.

Безнең хезмәткәрләр, барып җитү авыр булган торак пунктларда бер-ике пенсионерга да түләүләрне җиткерү өчен, даими рәвештә йөзләрчә километр юл үтәләр. Без үзебезнең социаль җаваплылыгыбызны аңлыйбыз һәм пенсияләр һәм пособиеләр алу процессын барлык гражданнар өчен мөмкин кадәр уңайлы һәм ышанычлы итәргә омтылабыз», — дип билгеләде Россия Почтасы генераль директорының беренче урынбасары Максим Цыпин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International