21 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан; көндез һәм кичен көчле яңгыр, көчле җил 15-20 м/с, урыны белән җил тизлеге 23 м/с кадәр (Казанда 15-20 м/с), яшен, боз көтелә.
Аязучан болытлы һава.
Төнлә яңгыр ява. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле.
20 май кичендә һәм 21 май көндез аерым районнарда яшен һәм боз.
Җил көньяк-көнбатыштан 7-12 метр, 20 май кичендә һәм 21 майда көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә, локаль яктан 23 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +6..+11˚.
Көндез максималь температура +15..+20˚.