Тәвәккәлләмәгез! Поездга юл бирегез!

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Тимер юл кичүләре зур куркыныч зонасы булып тора. Аварияләрнең төп сәбәбе -  автотранспорт йөртүчеләренең  дисциплинасыз булуы, алар аңлы рәвештә тимер юл аша чыгу кагыйдәләрен санга сукмый. Ашыкмагыз, тимер юл аркылы чыкканда бик игътибарлы булыгыз! Юл-транспорт һәлакәтләре транспорт чараларына зыян гына китереп калмыйча, хәрәкәт итүче составның юлдан төшүенә, кешеләрнең үлеменә дә китерергә мөмкин. "Поездны шундук туктатырга ярамый"! Хәтта ашыгыч тормозлау вакытында да, поездның тормоз юлы 1000 метрдан артык тәшкил итә. Тәвәккәлләмәгез!  Поездга юл бирегез! Үзегезне һәм пассажирларыгызны куркыныч астына куймагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International