Татарстан Росреестры экспертлары гражданнарның күчемсез милеккә бәйле сорауларына җавап бирүләрен дәвам итәләр. Бүген күчемсез милекне тыю яки кулга алу һәм аларны салу сәбәпләрен ничек белергә икәнен аңлатырбыз. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең арестларны дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Дмитрий Броднев җавап бирә.
- Теркәү гамәлләрен тыю яисә кулга алу-күчемсез милеккә салынырга мөмкин булган хокукны чикләүнең киң таралган төрләренең берсе. Әгәр объектка чикләү гамәлләре салынган булса, аларны төшергәнче мондый күчемсез милек белән эш итү мөмкин түгел, бу хакта мәгълүмат Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) чагыла. Сатып алучыларга һәм сатучыларга бигрәк тә уяу булырга кирәк.
Күчемсез милек белән килешүләр төзегәнче аңа карата нинди дә булса чикләүләр бармы-юкмы икәнен ачыкларга киңәш итәбез. Теркәү гамәлләрен тыю (кулга алу) турында берничә ысул белән белергә мөмкин:
1. БДКМРнан өземтәгә заказ бирергә.
Күчемсез милек объектына төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында өземтәне теләсә кайсы КФҮдә алырга мөмкин. Белешмә өчен хәбәр итәбез, «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» 13.07.2015 елдан 218 — ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә БДКМРда булган белешмәләр түләүле бирелә. Шулай ук БДКМРнан өземтәне Росреестр порталында соратып алырга мөмкин.
2. Росреестрның «online режимында күчемсез милек объектлары турында белешмә мәгълүмат» сервисы
Күчемсез милекне чикләүләр предметына оператив рәвештә Росреестрның www.rosreestr.gov.ru рәсми сайтында «online режимында күчемсез милек объектлары турында белешмә мәгълүмат» сервисы ярдәмендә тикшерергә мөмкин Моның өчен кирәкле адрес яки кадастр номерын кертегез.
Искәрмә. Әгәр эзләү нәтиҗәсендә сорала торган адрес күрсәтелмәсә, димәк, БДКМРда бу күчемсез милек объекты турында мәгълүматлар юк, башка сүзләр белән әйткәндә, күчемсез милек объекты теркәлмәгән.
Аннары «Хокук һәм чикләүләр» бүлегенә күчегез. Булган авырлыклар турында белешмәләр уң якта «чикләүләр» бүлекчәсендә күрсәтеләчәк. Әгәр сорала торган объектка йөкләмәләр булмаса, буш юл күрсәтеләчәк.
3. «РФ Дәүләт хезмәтләре»
Күчемсез милек объектына булган чикләүләр турында актуаль мәгълүмат алуның иң уңайлы чыганакларыннан берсе булып РФ Дәүләт хезмәтләре порталы тора www.gosuslugi.ru шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге өземтәне үзенеке булган күчемсез милек объектлары буенча хокук иясе генә ала ала.
Моның өчен хезмәтләр каталогына керергә, «Белешмәләр һәм өземтәләр» бүлегендә «ЕГРНнан өземтәләр» вкладкасын сайларга кирәк. «Башларга» клавишына басканнан соң мөрәҗәгатьнең максатын күрсәтергә «онлайн-өземтә алырга (планнар һәм схемаларсыз бушлай)», «дәвам итәргә» клавишаны басканнан соң роботның кушканнарын үтәп запрос бибәрергә.
4. Суд приставлары федераль хезмәтенең рәсми сайты, «Башкарма производстволар мәгълүматлары банкы» махсус бүлегендә.
Күчемсез милек милекчесе ФИО һәм аның туган көне ярдәмендә аңа карата акчаларны түләтү һәм күчемсез милеккә тыю салу турында эш кузгатылганмы икәнен белергә мөмкин.
Күчемсез мөлкәт объекты милекчесенә (хокук иясенә яисә аның законлы вәкиленә) чикләү салу өчен нигез булган документ турында тулырак белешмәләр кирәк булган очраклар да була, мәсәлән, тыюны (арестны) бетерү турында карар (билгеләү, карар) чыгару, актка шикаять белдерү өчен вәкаләтле органга алга таба мөрәҗәгать итү максатларында. Күчемсез милек объектының хокук иясе мондый документның күчермәсен теләсә кайсы КФҮкә мөрәҗәгать итеп мөстәкыйль алырга мөмкин; запросны почта аша (форма буенча запрос нотариаль рәвештә таныкланырга тиеш), электрон рәвештә рәсми сайтта җибәрергә www.rosreestr.gov.ru яки РФ Дәүләт хезмәтләре сайтында. Мондый белешмәләр түләүле бирелә.