ГТО Җәйге Фестиваленең Бөтенроссия этабының төбәк финалы

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

21-23 май көннәрендә безнең техникум студентлары командасы Мамадыш шәһәрендә узган ГТО Җәйге фестиваленең бөтенроссия этабының төбәк финалында катнашты.

 Егетләр һәм кызлар спортның тугыз төре буенча көч сынаштылар.

Казаков Данил электрон коралдан ату буенча 3 нче урынны, урыннан озынлыкка сикерү буенча 3 нче урынны, 100 метрга йөгерү буенча 2 нче урынны алды.

VII баскычтагы егетләр һәм кызлар арасында Аделя Сагиева 5 призлы урын алды: йөзү буенча-1 урын,100 метрга йөгерү буенча-3 урын, яткан килеш кулларны бөгү һәм җәю буенча-2 урын, урыннан озынлыкка сикерү буенча-3 урын, электрон коралдан ату буенча-3 урын. Гомуми зачетта шулай ук 3 нче урынны алды.

Егетләр арасында Гыйсмәтуллин Илнар шулай ук гимнастика эскәмиясендә алга авышу буенча җиңүче (1 нче урын) булды, ату буенча 2 нче урынны алды.

Егетләр бик лаеклы чыгыш ясады, афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International