Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Музыка пульсында мәктәп укучылары үз вокаль-инструменталь ансамбльләрен оештырдылар
2013 елның 16 ноябре, шимбә
Гитарачылар остазы Сергей Восканянның берничә ел элеккеге чыгарылышыннан берничә яшүсмер егет тагын да “зурдан куптылар” – мәктәп вокаль-инструменталь ансамбле оештырдылар.
Лицей-интернат укучылары Азат Әбелханов һәм Рамил Корбанов ачылып сөйләшкәннән соң, икесе дә бер нәрсә турында хыялланганнарын аңладылар – вокаль-инструменталь ансамбль оештырсаң, ничек шәп буласы иде! Азат музыка белән кечке-нәдән “саташа” – дүрт яшендә уенчык гитарада “уйнап”, “Любэ” ансамбленең репертуарын җырлап бирә иде. Унбер яшендә Сергей Завеновичтан гитара дәресләре ала башлады. Ике атна йөрдеме, гитарачылар коллективы белән беренче чыгыш ясады. Аннары дүрт ел буе бер дәресне дә калдырмыйча әлеге уен коралында уйнарга өйрәнде.
Укучылар хыяллары турында лицей-интернат директоры Әлфир Вәлитовка сөйләделәр. Ә ул, шуны гына көткән кебек, шул көн-не үк булачак ансамбль өчен уен кораллары турында кайгыртырга кереште. Азат өйдән электр гитарасын алып килде. Мәктәп-нең синтезаторын да жәл-ләп тормадылар, директор кайдандыр барабаннар юнәтте – яшь музыкантлар шөгыльләнсеннәр генә. Әлбәттә, яшьләрнең – яшьләрчә. Февраль аенда оешкан ансамбльне “Pulse of Music” дип атадылар, димәк, музыка пульсында.
Беренче репетицияләрне дә шунда ук башладылар. Берсе чит ил музыкасына мөкиббән, икенчесе “Lumen” ансамбле фанаты, фәлсәфи темага җырлар ярата. Ләкин уртак тел таптылар – бәйрәмнәрдә, кичәләрдә чыгыш ясаганда репертуарга һәр музыкантның яраткан җырларын кертәләр.
Репетицияләр җәйге каникул вакытында да туктап тормады. Ансамбльгә тагын бер сәләтле егет Рафаэль Мөхәммиев кушылды.
Әлбәттә, “үз сокларында кайнаган” яшүсмерләргә әлегә нәрсәгә ирешкәннәрен бәяләү кыен. Хәер, Азатның әнисе, үзе дә музыка белгече Миләүшә Әбелханова аларның тән-кыйтьчесе ролендә – ки-ңәш бирә, кайчак шелтәли дә. Ансамбльнең җәй көне концерт куярга теләвенә дә азрак каршы килде – тыңларлармы, аңларлармы?
Егетләр дә үзсүзле булып чыктылар август аенда Ял үзәгендә ике “сольный” концерт бирделәр. Тамашачылар да килде, алкышладылар да, “контакт”та дуслар бермә-бер күбәй-де, бигрәк тә кызлар язалар.
Язманы тәмамлап, ансамбльгә иҗат уңышлары һәм яңа концертлар, күп тамашачылар теләп калабыз.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз