РСФ Татарстан бүлеге тарафыннан автомобильләр сатып алу һәм бирү—производствода бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән яки хезмәт эшчәнлеге чорында һөнәри авырулар алган гражданнарны медицина, һөнәри һәм социаль тернәкләндерү төрләренең берсе.
Транспорт чарасын алуның төп шарты булып гражданинның тиешле медицина күрсәткечләре булу, шулай ук машина йөртүгә каршы күрсәтмәләр булмау тора, алар зыян күрүчене реабилитацияләү программасында (ПРП) медик-социаль экспертиза бюросы тәкъдимнәрендә автоның конкрет модификациясен күрсәтеп билгеләнгән.
Автомобильләр алучыларның сәламәтлек үзенчәлекләрен һәм физик мөмкинлекләрен исәпкә алып махсус җайлаштырылган һәм җиһазландырылган, җиде елга бер тапкыр бирелә һәм милеккә рәсмиләштерелә. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлеге квартал саен агымдагы ремонт һәм ягулык-майлау материалларын, шулай ук транспортны эксплуатацияләү срогы дәвамында бер тапкыр башкарып була торган капиталь ремонт чыгымнарын компенсацияли. Дәүләт контрактлары буенча автомобильләр бирү социаль һәм һөнәри өлкәдә җитештерүдә зыян күрүчеләрне мөмкин кадәр тулырак интеграцияләүгә юнәлдерелгән.