Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлегендә түбәндәге адреслар буенча: Буа шәһәре Ефремов ур., 135 «В»; Тәтеш шәһәре Свердлов ур., 43, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив ур., 10, 2025 елның 11 июне 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне» үткәрелә.

«Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне»нең максаты-идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

Эшмәкәрләрне  кабул итү алдан язылу буенча. Телефон номерлары: 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2- 52-59.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International