Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе хәбәр иткәнчә, хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштерелмәгән (эш бирүче белән төзелгән хезмәт килешүе булмау), хезмәт хакы түләнмәгән, конвертларда түләнгән йә хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләнгән фактлар буенча 8(84374)3-29-93 «кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә: 2025 елның 1 гыйнварыннан «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 29.10.2024елдан 365-ФЗ номерлы Федераль законы белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 22440 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.
Бер үк вакытта шуны да искәртик: Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 ст. нигезендә 2024 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба – килешү) төзелде. Күрсәтелгән килешүдә 2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 23200 сум күләмендә билгеләнә дип каралган.
133.1 ст. нигезендә Россия Федерациясе Хезмәт кодексының, Килешүнең 1 һәм 5 статьялары, Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче һәм оешма белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне кертеп) – Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик зат, юридик зат төземичә индивидуаль эшкуар тарафыннан 2025 елның 1 гыйнварыннан эш вакыты нормасы тулысынча эшләп бетерелгән һәм хезмәт нормалары (хезмәт бурычлары) үтәлгән очракта 23200 сумнан түбәнрәк була алмый.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2025 елның 1 гыйнварыннан айга 22440 сум күләмендә).