«Беги сквозь мир» автоном коммерцияле булмаган оешмасы спорт клубы «ТСК Вектор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән берлектә Россия Федерациясе Спорт министрлыгы ярдәмендә «Җиңүдән Җиңүгә» спорт-патриотик акциясен (алга таба – Акция) оештыра һәм үткәрә.
Акция беренче мәртәбә «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия волонтерлар хәрәкәте белән берлектә Россия Федерациясенең төрле категория гражданнары һәм халык төркемнәре арасында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту максатларында үткәрелә һәм үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, массакүләм спортны, шул исәптән балалар һәм яшьләрне үстерүгә юнәлдерелгән.