Утырыш эшендә Буа шәһәр прокуроры Тимур Фатыйхов, Буа районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Илнур Сабирҗанов, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары катнашты.
Утырышта җирле үзидарә органнарының структур бүлекчәләре җитәкчеләре районның муниципаль бюджет учреждениеләрендә тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланган хокук бозулар һәм җитешсезлекләр буенча беркетмә карарларының үтәлеше турында хәбәр иттеләр. Буа муниципаль районы Башкарма комитетының муниципаль сатып алулар бүлеге башлыгы Гөлнара Шәйдуллина үз докладында катнашучыларга дәүләт (муниципаль) ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алганда ачыклык, намуслы конкуренция һәм объективлыкны тәэмин итү чаралары турында җиткерде.
Шулай ук «көнкүреш» коррупциясен киметүгә һәм районның һөнәри уку йортларында коррупцияне профилактикалауга кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Ләйлә Камалова гражданнарның халыкны социаль яклау һәм социаль түләүләрне рәсмиләштерү өлкәсендәге гавами хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлегенә кагылышлы «көнкүреш» коррупциясен киметү турында сөйләде.
«Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУнең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары учреждениедә эшләүчеләр һәм укучылар арасында коррупциягә каршы көрәш буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
Буа шәһәр прокуроры Тимур Фатыйхов коррупциянең аеруча куркыныч күренешләрен билгеләде, җитәкчеләрнең шәхси мәнфәгатьләре аның хезмәт вазыйфаларын үтәүгә йогынты ясый яки йогынты ясый ала торган вәзгыятьне күрсәтте, бу мәнфәгатьләр конфликты булып тора һәм коррупция куркынычы белән бәйле булырга мөмкин.
Утырышка йомгак ясап, район башлыгы Ранис Камартдинов йөкләнгән бурычларны үтәүгә игътибарлы булырга, закон нигезендә эш итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Мондый мәсьәләләрдә игътибарсызлык, ваемсызлык ярамый! Куелган хезмәт бурычларын үтәү вазыйфаларны үтәүгә турыдан-туры бәйле. Җитәкчеләр үрнәк булырга тиеш, аларның билгеләнгән бурычларны үтәү буенча принципиаль позициясе буйсынучыларга тапшырыла, бу исә тулаем органның тиешенчә эшләвенә йогынты ясый.