ТР Буа муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Кандидатларга таләпләр:

1. РФ гражданлыгы.  

2. Мәгариф:  

   - «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча югары белем яисә башка югары белем.  

3. Эш тәҗрибәсе:  

   - муниципаль яки дәүләт хезмәтенең баш/әйдәүче вазыйфаларында кимендә 2 ел яисә 

   - белгечлек буенча кимендә 4 ел эшләү.  

4. Җитәкче эш тәҗрибәсе (дәүләт органнарында, җирле үзидарәдә яисә теләсә нинди милек формасындагы оешмаларда бүлекчә җитәкчесе, урынбасары, башлыгы).  

5. Төп күнекмәләр:  

   - РФ Конституциясен, Татарстан законнарын, Буа районы Уставын һәм норматив актларны белү;  

   - Эшне планлаштыра, оештыра һәм анализлый белү;  

   - Һөнәри эшчәнлектә этик нормаларны үтәү.  

6. Муниципаль хезмәт турындагы законнарда билгеләнгән чикләүләр булмау.

Кирәкле документлар:

- Гариза һәм анкета (4×6 фотографиясе белән);  

- Тәрҗемәи хәл;  

- Паспорт (төп нөсхәсе һәм күчермәсе);  

- Белем турында документлар (төп нөсхәсе һәм таныкланган күчермәсе);  

- Хезмәт кенәгәсенең күчермәсе яисә стажның башка дәлилләре;  

- Керемнәр һәм мөлкәт (үзе, ире(хатыны) һәм балигъ булмаган балалары өчен) турында белешмәләр;  

- Каршы күрсәтмәләр булмау турындагы медицина белешмәсе.  

Документларны тапшыру сроклары һәм урыны:

Документлар кабул итү: 2025 елның 23 июненнән 14 июленә кадәр.  

Адресы: Буа шәһ., Жорес ур., 110а, 16 кабинет  

Телефон: 8-(84374)-3-14-93,

 8-(84374)-3-12-02  

Эш сәгатьләре: дүшәмбе–җомга, 8:00-17: 00  

Конкурс һәм таләпләр турында өстәмә мәгълүмат күрсәтелгән контактлар буенча бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International