Әлеге киңәшләрнең максаты - гражданнарга экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ориентлашырга һәм эш итәргә ярдәм итү, шулай ук җинаятьләрне тикшерүгә ярдәм итә торган шартлар тудыруны тәэмин итү. Теләсә кайсы кеше экстремаль ситуацияләрдә үз-үзен тотышын һәм гамәлләрен төгәл күз алдына китерергә, психологик яктан үз-үзен яклауга әзер булырга тиеш.
Шикле кешеләргә, предметларга, теләсә нинди шикле вак-төяккә игътибар итегез, барлык шикле нәрсәләр турында хокук саклау органнары хезмәткәрләренә хәбәр итегез.
Чит кешеләрдән беркайчан да пакетлар һәм сумкалар алмагыз, багажыгызны караучысыз калдырмагыз.
Гаиләнең гадәттән тыш хәлләрдә эш итү планы булырга тиеш, гаиләнең барлык әгъзаларының телефон номерлары, электрон почта адреслары булырга тиеш.
Ашыгыч хәлдә гаиләгез әгъзалары белән очраша алырлык очрашу урыны билгеләргә кирәк.
Эвакуация очрагында үзегез белән беренче кирәк-ярак әйберләре җыелмасын һәм документларны алыгыз.
Бинадан чыгу өчен резерв юлларның кайда урнашканын һәрвакыт белеп торыгыз.
Өйдә подвалларга һәм чормаларга керү юлларын ныгытырга һәм мөһерләргә, домофон урнаштырырга, баскычны һәм коридорларны кирәкмәгән предметлардан чистартырга кирәк.
Сезнең йортта яшәүчеләрнең кизү торуын оештырырга, алар даими рәвештә бинаны әйләнеп чыгачаклар, барысы да тәртиптәме, таныш булмаган затлар һәм автомобильләр барлыкка килүгә, капчыкларны һәм тартмаларны бушатуга аерым игътибар бирәчәкләр.
Әгәр шартлау, янгын, җир тетрәү булган икән, беркайчан да лифттан файдаланмагыз.
Ни генә булмасын, паникага бирелмәскә тырышыгыз.
Соңгы вакытта гражданнарның шартлаткыч җайланмалар булырга мөмкин булган шикле предметларны табу очраклары еш күзәтелә. Мондый әйберләрне транспортта, баскыч мәйданчыкларында, фатир ишекләре янында, учреждениеләрдә һәм җәмәгать урыннарында табалар. Аларны тапканда үзеңне ничек тотарга? Нинди гамәлләр кылырга?
Әгәр дә табылган әйбер, сезнең фикерегезчә, бу урында булырга тиеш түгел икән, бу фактны игътибарсыз калдырмагыз.
Әгәр Сез җәмәгать транспортында онытылган яки хуҗасыз әйбер тапсагыз, янәшәдәге кешеләрдән сорашыгыз. Аның кемнеке һәм аны кем калдырганын ачыкларга тырышыгыз. Әгәр хуҗасы ачыкланмаган икән, кичекмәстән табыш турында машина йөртүчегә (машинистка) хәбәр итегез.
Әгәр дә сез үз йортыгызның подъездында билгесез әйбер тапсагыз, күршеләрегездән сорашыгыз, бәлки, ул аларныкыдыр. Әгәр хуҗасы ачыкланмаган икән, табыш турында кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итегез.
Әгәр сез учреждениедә билгесез предмет тапсагыз, кичекмәстән администрациягә яки сакчыларга табыш турында хәбәр итегез.
ЭВАКУАЦИЯ ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТ АЛУ
Эвакуация турында хәбәр шартлаткыч җайланма табылган һәм террорчылык акты нәтиҗәләрен бетергән очракта гына түгел, ә янгын, стихияле бәла-каза һ. б. вакытында да килергә мөмкин.
Хакимият яки хокук саклау органнары вәкилләреннән эвакуация башлану турында хәбәр алгач, тынычлык саклагыз һәм аларның командаларын төгәл үтәгез.
Әгәр сез фатирда булсагыз, түбәндәге гамәлләрне башкарыгыз:
• шәхси документларны, акчаларны, кыйммәтле әйберләрне алыгыз;
• электрны, суны һәм газны сүндерегез;
• өлкәннәрне һәм каты авыруларны эвакуацияләүдә ярдәм күрсәтегез;
• һичшиксез тышкы ишекне йозакка ябыгыз-бу фатирны мародерлар керүдән саклаячак.
Паникага, истерикага һәм ашыгуга юл куймагыз. Бинадан оешкан төстә чыгып китегез.