2025 елның 26 июненә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

26 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с,  урыны белән боз, көндез кайбер районнарда көчле яңгыр көтелә.

Аязучан болытлы һава. 

Кыска вакытлы яңгырлар, көндез урыны белән көчле.

Урыны белән яшен, көндез локаль боз.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы +13..+16˚.

Көндез максималь температура +19..+23˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International