Ел саен юл йөрү кагыйдәләрен бозу аркасында тимер юл кичүләрендә фаҗигале нәтиҗәләргә китергән дистәләгән аварияләр була. Поездны шундук туктатып булмый-хәтта ашыгыч тормозлау вакытында да аның тормоз юлы йөзләрчә метр тәшкил итә!
Тормышны коткаручы гади кагыйдәләр:
1. Светофорның тыюлы сигналы янса, чыкмагыз!
2. Шлагбаумны урап узмагыз-бу бик куркыныч!
3. Поезд алдыннан узып китәргә тырышмагыз— аның тизлеге һәрвакыт күренгәннән югарырак.
4. Әгәр автомобиль юлда сүнсә, кичекмәстән эвакуацияләнегез һәм 112 яки тимер юл хезмәтенә шалтыратыгыз.
Поездның һәрвакыт өстенлеге бар! Үз гомерегезне һәм пассажирларыгызны куркыныч астына куймагыз — кагыйдәләрне үтәгез!