2025 ел башыннан Татарстан Росреестрына күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен 240 меңгә якын гариза кергән

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Агымдагы елның 5 аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә күчемсез милек объектларына карата исәпкә алу-теркәү гамәлләрен башкаруга 240 меңгә якын гариза кергән. Шулардан:

- хокукларны теркәүгә - 185,5 мең.

- кадастр исәбенә -36,4 мең.

- бердәм процедурага (кадастр исәбенә һәм хокукларны теркәүгә) -18 мең.

Шул ук вакытта гражданнарның мөрәҗәгатьләрне дистанцион рәвештә бирү ысуллары белән кызыксынуы күзәтелә: узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда электрон рәвештә гаризалар саны 12% ка - 142,4 меңнән 159,1 меңгә кадәр арткан.

Документларны карау нәтиҗәләре буенча күчемсез милек объектларына карата теркәлгән хокукларның, исәпкә алу гамәлләренең гомуми саны 380 мең тирәсе тәшкил итте, шул исәптән:

- торак урыннарга - 79,2 мең

- җир кишәрлекләренә-86,1 мең.

- машина урыннарына-4,7 мең.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International