Сак булыгыз, көрән аю! Очрашканда нишләргә?

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Республикада көрән аюларның кеше янына чыгу очраклары ешайды. Аларны гадәти урман массивларында гына түгел, ә кеше торагына турыдан-туры якынлыкта да күрәләр. Ерткычларның мондый тәртибенең төп сәбәпләре :

  • Җиләк-гөмбә чоры. Аюлар яраткан тәм-томнарын-  кура җиләген, нарат җиләген, мүк җиләген, каен җиләген, гөлҗимеш, миләш һәм дүләнә җимешләрен актив эзлиләр.
  • Татлыны ярату. Бал аюларның яраткан затлы ризыкларыннан берсе булып тора. Алар еш кына кыргый умарталарны да, умарталыкларны да  туздырал

 

  • Хайваннарның кушылу чоры. Майдан июньгә кадәр яшь аталар партнерлар эзләп табигый саклыкларын югалталар, бу кеше белән көтелмәгән очрашуларга китерергә мөмкин.

ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты урманнарда йөрергә яратучыларны  «урман хуҗасы» белән очрашканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өнди:

    1. Ерткыч белән очрашканда:

          тыныч булыгыз;

       турыдан-туры күрешү элемтәсеннән качыгыз (аю моны агрессия дип кабул итә);

         артыгызга борылмыйча, акрын гына чигенегез.

    2. Хайван якынайган очракта:

       качмагыз;

      куркыту өчен кискен тавышлар кулланыгыз.

    3. Куркынычсыз тәртип кагыйдәләре:

       азык-төлек калдыкларын палатка, ау йорты яки пикник урыннары янында калдырмагыз;

    стоянка өчен яхшы күзәтүле ачык урыннар сайлагыз;

        аю балаларына якын килмәгез — алар янында һәрвакыт әниләре була.

Исегездә тотыгыз: көрән аю яшәгән территориядә кеше һәрвакыт максималь сак булырга һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Бу куркыныч хәлләрне булдырмаска һәм тормышны саклап калырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International