Игътибар!

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Террорчылык - хәзерге җәмгыятьнең иң җитди куркынычларыннан берсе. Үзеңне һәм якыннарыңны яклау өчен уяу булу һәм шикле хәлләр килеп чыккан очракта ничек эш итәргә кирәклеген белү мөһим. Нәрсәгә игътибар итәргә?

Кеше күп була торган урыннарда озак вакыт максатсыз торучы шикле кешеләргә.  Транспортта, подъездларда, җәмәгать урыннарында хуҗасыз сумкалар, пакетлар яки башка әйберләргә.  

Тиешсез урыннарда, бигрәк тә мәктәпләр, сәүдә үзәкләре, учреждениеләр янында тукталган автомобильләргә.  

 Нишләргә?  Битараф калмагыз! Әгәр дә сез ниндидер шикле нәрсә күргәнсез икән:  курку тудыра торган предметларга яки затларга якын килмәгез.  

Хокук саклау органнарына хәбәр итегез:  102 (полиция)  112 (бердәм коткару хезмәте)

Сезнең игътибарлы булуыгыз бәла-казаны булдырмый калырга мөмкин!

Исегездә тотыгыз: куркынычсызлык безнең һәрберебездән тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International