Энергетиклар җәйге каникул вакытында балалар өчен белем бирү проектлары үткәрә

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Быел «Сетевая компания» АҖ өченче тапкыр мәктәп укучылары һәм яшүсмерләр өчен «Сакчыл каникуллар» уникаль белем бирү проектын оештыра. Чара Зәй шәһәрендәге «Ялта-Зәй»  балалар лагере базасында уза, анда дүрт смена дәвамында 800гә якын бала сакчыллык һәм экологик җаваплылык формалаштыруга, вакыт һәм ресурслар белән идарә итүнең гамәли күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән интерактив программаларда катнаша алачак.

«Сакчыл каникуллар» - ул балаларны ресурслардан рациональ файдаланырга, энергияне сак тоту нигезләренә һәм экологик яшәү рәвешенә өйрәтә торган проект. Аның кысаларында катнашучылар агачлар утырталар һәм экоакцияләрдә катнашалар, эшлекле уеннар аша сакчыл җитештерү принципларын үзләштерәләр, энергетика һәм электр белән тәэмин итү нигезләрендәге һөнәрләр турында беләләр, шулай ук тайм-менеджмент һәм команда эше күнекмәләрен үстерәләр.

 

Программаны «Сетевая компания» АҖнең «Энергия» җитештерү системасы белгечләре һәм махсус әзерлек узган яшьләр комитеты активистлары үткәрә. Проект 2023 елда старт алды, һәм шул вакыт эчендә анда 1 200дән артык бала катнашты.

 

Параллель рәвештә «Имин каникуллар» традицион акциясе уза, аны компания 2006 елдан бирле үткәрә. Бу мөһим инициатива балалар арасында электр травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән. Аны компаниянең барлык филиаллары профилактик чара буларак уку чорында да, каникул вакытында да үткәрә. Компания хезмәткәрләре электр белән эш иткәндә, энергия объектлары янында үз-үзеңне тоту, электр приборларыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаешлы уен формасында аңлаталар. Акция бөтен республика буенча балалар бакчаларын, мәктәпләрне, мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларын интерактив дәресләр, тематик уеннар һәм конкурслар форматында колачлый, шулай ук балаларга уку әсбаплары һәм белешмәләр өләшәләр.

Электр балаларга аеруча куркыныч тудыра. Ел саен Россиядә элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәү аркасында йөзләгән бала җәрәхәтләр ала. Компания белгечләре уен формасындагы планлы агарту эше балаларда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итә дип ышана. Ел саен «Имин каникуллар» республика акциясе бөтен Татарстан буенча 3 000нән артык баланы үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International