Бөҗәк тешләүләре: яшерен куркынычлар һәм алардан ничек сакланырга

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Җәй – пикниклар, йөрүләр һәм бөҗәкләр белән  очрашулар вакыты! Аларның тешләүләре авыртулы гына түгел, үлемгә китерүче дә булырга мөмкин. Әйдәгез, чынлыкта кемнән куркырга һәм үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга икәнен тикшерик.

1️   Күренми торган кан суыргычлар (озынборыннар, черкиләр, юешләчләр) 
✔ Тараталар: малярия, Көнбатыш Нил бизгәге, дирофиляриоз, туляремия,  Денге бизгәге, Зика бизгәге, сары бизгәк.

2 Тропик үтерүчеләр (Денге, Зика, сары бизгәк авыруларын күчерүчеләр) 
✔ Куркынычлык зонасы: Азия, Африка, Көньяк Америка илләре.

Мәкерлеге: симптомнар өйгә кайткач кына күренергә мөмкин.

3 Канатлы диверсантлар (чебеннәр, кигәвеннәр) 
✔ Куркыныч: дизентерия, корсак тифы, корт йомыркалары кичерәләр.
🧐Факт: бер чебен 6 млн га кадәр бактерия күчерә! 

4  Агулылар (умарта кортлары, шөпшәләр, азманнар) 
✔ Төп куркыныч: анафилактик шок. 
 Ел саен элпә канатлылар тешләвеннән акула һөҗүмнәренә караганда күбрәк кеше үлә.

 Организмыгызның SOS сигналлары 

 Шомлы үзгәрешләр: көчле шешү, кычыткан бизгәге, баш әйләнү.

 Критик билгеләре: буылу, кан басымы төшү, аңны югалту, көзән җыеру.

 Бик мөһим! Реакция минутлар эчендә  артырга мөмкин – тоткарлану үлем куркынычы тудыра

❗ Исегездә тотыгыз: табибка вакытында мөрәҗәгать иткәндә авыр нәтиҗәләрнең 90%  булдырмаска мөмкин!

Роспотребнадзор гражданнарны саклык чараларын үтәргә һәм үз сәламәтлекләренә җаваплы карарга чакыра!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International