Татарстанда элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау буенча киң күләмле эш дәвам итә («Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 30.12.2020 № 518 Федераль закон нигезендә). Гамәлгә ашырылган закон кысаларында Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына элек исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объектларының хокук ияләре турында белешмәләр кертелә, шулай ук төрле сәбәпләр аркасында яшәүдән туктаган объектлар кадастр исәбеннән алына.
Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, 2021 елның уртасыннан – законны гамәлгә ашыру чорыннан башлап - төбәктә 694,4 мең күчемсез милек объектына карата эш алып барылган. Республиканың барлык районнарында диярлек эш төгәлләнгән яисә төгәлләнеп килә.
770 объект хокук ияләре турында мәгълүматсыз кала, бу 0,1% тәшкил итә. Аларның күбесе – 709ы-Казанда урнашкан. Республика башкаласында хокук ияләрен ачыклау турындагы канун гамәлдә булган чорда барлыгы 125,7 мең күчемсез милек объекты (99,4%) эшләп чыгарылган.